Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 март , 08:53

Нугай авылында яшәүче ир-ат алкоголь җитештерүне оештырган

Ул бәясе 2,1 млн сумнан артык булган продукция җитештергән, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.

Тикшерү версиясе буенча, 2024 елның мартыннан августына кадәр әлеге ир-ат, закон тарафыннан таләп ителгән махсус рөхсәте булмаган килеш, алкоголь продукциясен алга таба сату максатларында законсыз рәвештә җитештергән. Җитештерелгән товарны гаепләнүче яшәү урыны буенча Нугай бистәсендә, гаражда, шулай ук арендага алынган бокста саклаган.

Аның хокукка каршы эшчәнлеге полиция хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Законсыз әйләнештән бәясе 2,1 млн сумнан артык булган спиртлы сыеклык тартып алынган.

Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына җибәрелгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас