Ярославль мәктәпләренең берсендә укытучы җиденче сыйныф укучысының әти-әнисен нейрочелтәрләр ярдәмендә үзгәртелгән видео аркасында судка биргән. Бу хакта Ярославль өлкә суды “ВКонтакте” социаль челтәрендә хәбәр итте.
Хәл болай булган. 2025 елның февралендә укучы педагогны эш урынында яшерен генә төшереп алган да нейрочелтәрләр ярдәмендә ролик ясаган, анда хатын-кыз “атлетик гәүдәле ялангач ир-атка әверелә”. Аннары малай видеоны мессенджерларның берсендә класс чатында урнаштырган.
Нәтиҗәдә, укытучы, ролик аның турында кеше һәм педагог буларак тискәре фикер формалаштыра дип, судка мөрәҗәгать иткән. Педагог килеп чыккан хәлдән соң класска барырга теләмәвенә һәм “үзендә балаларның кыек карашларын тою"га зарланган. Малайның әти-әнисе исә дәгъваны танымаган. Алар фикеренчә, видео кимсетүле характерда түгел, ә укытучы аларның улына карата шәхси нәфрәт кичерә.
Шулай да суд педагог яклы булган һәм малайның әти-әнисеннән 20 мең сум күләмдә компенсация түләттергән.
Былтыр җәен моңа охшаш тагын бер очрак теркәлгән иде. 2025 елның июнендә Подмосковьеда химия укытучысы аны бөтен сыйныф алдында мыскылллаган сигезенче сыйныф укучысының әнисеннән суд аша 30 мең сум түләттергән. Ачыклануынча, яшүсмер педагогка шарт куйган – бүтән аны такта янына чакырмаска, укытучы такта янына чакырмаса, аның тәртибе яхшы булачак. Әмма педагог белем алу кирәклеге турында искә төшергәч, сигезенче сыйныф укучысы аңа сүгенеп, ишекне “шап” итеп ябып, кабинеттан чыгып киткән.
Чыганак: lenta.ru