Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 март , 11:57

Суга баткан автобус пассажирына 1,5 млн сум компенсация түләячәкләр

Мойкага төшеп баткан автобусның нибары бер пассажиры гына исән калган иде...

2024 елда Санкт-Петербургта Мойка елгасына төшеп баткан автобусның бердәнбер исән калган пассажиры Александр Тверитнев компенсация түләттерүгә ирешкән. Бу хакта шәһәр судларының берләштерелгән матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

Салонда 8 пассажиры булган автобус 10 майда Поцелуев күпереннән Мойкага ауган иде. Җиде кеше һәлакәт корбаны булды. Тверитнев сөйләвенчә,  транспорт чарасы шунда ук су белән тулган. Нәтиҗәдә бары тик ул һәм  автобус йөртүчесе Рәхмәтшох Курбонов кына исән калган.

Курбоновка һәм “Такси” җаваплылыгы чикләнгән ташучыга карата дәгъвасында Тверитнев аның сәламәтлегенә авыр зыян салынуын аңлаткан. Нәтиҗәдә суд Тверитнев файдасына машина йөртүчедән 500 мең сум һәм автобус хуҗасы булган компаниядән 1 миллион сум түләткән.

Җавап бирүче Курбонов әлеге вакытта гомум режимлы колониядә утыра, суд аны 6 елга хөкем иткән. Авария көнендә эш графигын төзегән һәм ял итмәгән машина йөртүчене линиягә чыгарган автоколонна башлыгы Джахангир Адалет улы Хәлиловны 5 елга хөкем иткәннәр.  

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас