Мәскәүдә Русиянең Тикшерү комитеты 20 яшьлек футболчы Даниил Секачны үтерүдә гаепләде (ул профессиональ спортчы, футбол академиясен тәмамлаган, Екатеринбургның икенче лигасы “Урал-2” клубында үзәк сакчы булган. - Авт.) Мошенникларның үгетләүләренә бирелеп, ул мәскәүлеләр гаиләсенең фатирын талауга барган, ә хуҗа хатын кайтып кергәч, аңа пычак кадаган. Фатирга аны корбанның кызы керткән, аны аферистлар Секачның ФСБ хезмәткәре булуына ышандырган. Спортчы гаебен таныган һәм җинаятьне ничек башкарганын сөйләп биргән.
Үтерү – озак һәм җентекле әзерләнгән мошенниклык операциясенең нәтиҗәсе. Сорау алу вакытында тоткарланган егет сөйләвенчә, бер ай чамасы элек аңа билгесез адәм шалтыраткан һәм, егетне җинаять җаваплылыгына җәлеп итәрдәй мәгълүмат барлыгына ышандырган. Моны булдырмый калыр һәм чын җинаятьчеләрне тотар өчен Даниилга “оператив чара”да катнашырга тәкъдим иткәннәр.
“Хокук саклаучылар” күрсәтмәләре буенча, яшь егет лом, кувалда, болгарка һәм башка кирәк-яраклар әзерләгән.
13 март көнне Даниил мошенниклар күрсәткән (Мәскәү шәһәре, Строгинский бульвары) Ч.гаиләсе яшәгән адрес буенча юл тоткан. Гаилә башлыгы – геодезист, ул соңгы арада Якын Көнчыгышта командировкада булган.
Ул арада мошенниклар өйдә булган 16 яшьлек кызга шалтыраткан һәм тиздән киләчәк “ФСБ хезмәткәре”нә ишекне ачарга кирәк, дип ышандырган. Үсмер кыз ышанган.
Фатирга керү белән, егет, “куратор” күрсәтмәләре буенча сейфны ача башлаган. Кызга ул тиздән кайтачак әнисенә “фатирда махсус хезмәтләр эшли” дип әйтергә кушып, әнисен тоткарлап торырга куша, аны тышка чыгарып җибәрә. Әмма 48 яшьлек Екатерина Ч. кызының мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм талауны булдырмас өчен фатирга ашыга. Кайтып кергән фатир хуҗасын күреп, Секач тәүдә аңардан сейф кодын сорый, аннары, һөҗүм итеп, тукмый. Ахырда ике тапкыр пычак белән кадаган. Екатерина шунда ук җан биргән. Ниһаять, булган эш кораллары ярдәмендә ул сейфны ача һәм $2 меңнән артык доллар һәм “башка кыймәтле нәрсәләр”не, шул исәптә кыйммәтле металлардан инвестицион тәңкәләрне алып, тәрәзәдән ыргыта. Тышта каравыллап торган аферистларның берсе таланган байлыкны алып юкка чыга.
“Хокук саклаучылар” күрсәтмәләре буенча, Секач фатирда калган, ул кызны чыгармыйча фатирда бикләп тоткан.
Икенче көнне мошенниклар Секачка үсмер кызны җибәрергә, ә аның үзенә эз суытырга кушкан.
Мәскәүнең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча үтерүчене ачыклый һәм таба алган. Аны 14 март кичендә башкаладагы Түбән Новгород шоссесында тоткарлаганнар. Екатерина Ч. үтерелгән пычак җинаять урынында табылган. Тикшерүчеләр берничә суд экспертизасы билгеләгән, шул исәптән молекуляр-генетик һәм дактилоскопик экспертизалар да. Шаһитлардан сорау алулар үткәрелә, үтерү булган йорт янында урнаштырылган видеокүзәтү камераларыннан язмалар өйрәнелә. Алар ярдәмендә хокук саклаучылар җинаятьтә ихтимал катнашучыларның шәхесләрен ачыкларга, тәү чиратта сейфтагы байлыкны аып киткән курьерны һәм нәтиҗәдә аны оештыручыларга чыгарга исәп тота.
Нишләп соң безнең халык шулкадәр беркатлы?