Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 март , 09:16

Кара риелторлар “Синий трактор” җырын кабызып, Уфада яшәүчеләрне җәфалый

Гаиләне зур кызлары, үч итеп, шундый көнгә төшергән. 

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Алар тәүлек әйләнәсенә “по полям, по полям синий трактор едет к вам” җырын уйнатып, фатирда яшәүче уфалыларны интектерә. Музыканы берничек сүндереп тә булмый, кара риелторлар акыллы колонканы читтән торып кабыза.

Хәл болай булган. 18 яшьлек кыз әнисе белән тиргәшкән дә, моңа кадәр әти-әнисе бүләк иткән фатирның бер өлешен очсыз бәягә намуссыз адәмнәргә саткан. Торакка шунда ук билгесез адәмнәр күчеп  яши башлаган, алар “үз” бүлмәләренә йозак куйган.

Әмма бу бәланең башы гына булган. Оятсыз хуҗалар бүлмәләренә музыкаль колонка куйган һәм тәүлек әйләнәсенә төрле дәртле җырлар кабызган. Башта аннан сүгенүле сүзләр булган “җырлар” яңгыраган, аннары кара риелторлар көчлерәк психологик коралга – “Синий трактор” балалар җырына күчкән. Ахырда алар җиһазларны җимергән, люстраларны йолкып төшергән, унитаз белән раковинаны урлаганнар. Бертуктамый акырган музыка аркасында подъезддагы күршеләр дә йокламый  икән, алар төннәренә килеп, фатир ишегенә чүкеч белән шакый, ди.

Яңа хуҗалар аларның бүлмәсен 5 миллион (!) сумга сатып алганда, музыкаль тәмугны туктатырга әзер. Яисә гаилә хуҗасы 40 квадрат метрны  1 миллион (!) сумга сатарга тиеш. Ир-ат ике тапкыр полициягә мөрәҗәгать иткән, анда музыкаль “фаҗигане”, шулай ук яңа хуҗаларның башбаштаклыгын – унитаз белән раковинаны җимереп алып чыгып китүләрен теркәгәннәр. Бүгенге көндә гаилә сусыз, утсыз, канализациясез калган. Гаилә ничек тә торагын югалтырга теләми...

Әлеге очрак буенча Русия Тикшерү комитеты БР буенча “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Русия ТК рәисе Александр Бастрыкин БР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Архангельскийга җинаять эшен тикшерү барышы һәм билгеләнгән хәлләр турында доклад әзерләргә кушкан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас