Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 март , 12:05

Акча эшләргә теләгән үсмер суд эскәмиясенә эләккән

Малайга ымсындыргыч тәкъдим ясаганнар. 

Ксения Калинина
Фото: Ксения Калинина

Череповецк шәһәр суды акча эшләр өчен мәктәпкә мина куелган дигән хәбәр тараткан мәктәп укучысына хөкем карары чыгарган. Бу хакта Вологда өлкәсенең берләштерелгән судлар матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

Укучыга 40 сәгать мәҗбүри эш билгеләнгән, телефонын дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр. Яшүсмернең гаебен тануы, җинаятьне ачарга актив ярдәм итүе һәм әти-әнисе зыянны каплавы сәбәпле, аңа түбән чикләрдән дә түбән җәзаны билгеләгәннәр.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның сентябрендә яшүсмер билгесез адәм белән мессенджерда языша башлый, ул аңа үзе укыган уку йортына мина кую турында хәбәр җибәрергә тәкъдим итә. Моның өчен укучыга акча түләргә вәгъдә ителгән. Акча эшләргә теләп, 8 сыйныф укучысы ризалаша. Ул җибәрелгән текстны күчереп алган һәм аны ике тапкыр мәктәпнең рәсми почтасына җибәргән. Хатларда бинаны миналау турында хәбәр ителгән, шулай ук башка укучы кызның шәхси мәгълүматлары һәм телефон номеры күрсәтелгән булган.

Мәктәп сәркатибе шунда ук мәгълүматны “112” ашыгыч хезмәтенә тапшырдган. Урынга кичекмәстән полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылар чыккан, әмма шартлаткыч җайланмалар табылмаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас