Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 март , 09:16

Өч кешене 7,3 миллион сумга алдаган

"Озын" акча шулай итә шул...

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Риелторлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кыяфәтендәге мошенниклык өчен 34 яшьлек хатын-кыз суд каршына басачак. БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хатын-кыз, үзен риелтор дип атап, гражданнарга Уфада ипотека рәсмиләштерүдә һәм төзелә торган торакка инвестицияләү рәвешендә күчемсез милек сатып алу буенча хезмәтләр тәкъдим иткән.

Үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәргә теләмичә, ул өч уфалыдан 7,3 млн сумнан артык акча алган, аларны ул үзе теләгәнчә тотынган.

Гаепләнүче хатын гаебен танымаган. Җинаять эшен асылы буенча карау өчен Киров район судына юллаганнар. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас