Башкортстан полициясе "арк" форматындагы файлларны йөкләү хәвефләре турында кисәтә. Әлеге файл ачылганнан соң смартфонга автомат рәвештә кушымта урнаштырыла, аның ярдәмендә мошенниклар җайланмага читтән торып керү мөмкинлеген ия була. Аннары алар банк кушымталарына керергә, кредитлар рәсмиләштерергә һәм акчаларны үзләренә күчерергә мөмкиннәр.
Соңгы арада берьюлы берничә кеше банк карталарыннан акча урлау турындагы гариза белән Белорет районы буенча Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә республика полициясе сайты.
Бәйрәм алдыннан полициягә 58 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Хатын аңлатуынча, моннан алда ул мессенджерларның берсендә юл-транспорт һәлакәтләрен бастырган төркемгә кушылган. Анда ул фото карарга уйлап, сылтамага баскан да, шул рәвешле смартфонына билгесез кушымта йөкләгән. Нәтиҗәдә аның картасыннан 10 мең сум акча юкка чыккан.
Белоретта яшәүче 44 яшьлек хатын да мошенниклар тозагына эләккән. Мессенджерларның берсендә ул “Поиск пропавших” төркемендәге яңалыкларны күзәтеп барган. Бу төркемдә сылтамасы “арк”га тәмамланган бер файл бастырганнар, ханым аны йөкләгәч, ниндидер бер кушымта урнаштырырга кирәк дигән язу чыккан, әмма кушымтаны йөкләп караса да, берни килеп чыкмаган. Ахырда аның банк карталарыннан 64 мең сумнан артык акча юкка чыккан.
Мессенджерларның берсендә Белоретта яшәүче 44 яшьлек ир-атка танышыннан шундый “арк” сылтамалы файллы “Посмотри видео...” дигән хәбәр килгән. Сылтама буенча берни ачылмаган, әмма күп тә үтми картасыннан җәмгысе 77 мең сумнан артык акчасын урлаганнар.
Шулай ук Белоретта яшәүче 23 яшьлек хатын үзенең телефонында яңа йөкләнгән кушымтаны сизмәгән дә. Мошенниклар аның телефонына килүче хәбәрләрне блоклаган һәм аларны үзләре алып яткан. Шулай ук алар интернет-кибетләрдә товарларга гомум суммасы 64 мең сумнан артык булган берничә кредит рәсмиләштергән.
Чыганак: bashinform.ru