Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
10 март , 12:26

Бер тәүлек эчендә 9 исерек водительне тоткарлаганнар

Уфада ГАИ хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә 9 исерек машина йөртүчене тоткарлаган

Бер тәүлек эчендә 9 исерек водительне тоткарлаганнар
Бер тәүлек эчендә 9 исерек водительне тоткарлаганнар

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә 37 юл-транспорт һәлакәтен теркәгән, аларда беркем дә зыян күрмәгән.

Ведомство мәгълүматлары буенча, юл-патруль хезмәте инспекторлары 369 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны туктаткан: 28 хәвефсезлек каешын куллану кагыйдәләрен бозу; 18 җәяүлеләргә юл бирү таләпләрен үтәмәү; 8 балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу.

Моннан тыш, 24 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкка тартылган. Транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән 9 машина йөртүчене тоткарлаганнар, шуларның 8е исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан.

Чыганак: Башинформ

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас