Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 март , 21:59

Белорет районы курортында чаңгычы ир-ат хатын-кызны бәрдергән

Ул качкан. 

UFA1 порталы.
Фото: UFA1 порталы.

Белорет районы полициясе “Абзак”  тау чаңгысы курортында теркәлгән гадәттән тыш хәлдә гаепле ир-атны эзли. Ufa1 порталы язуынча, 3 мартта анда бишенче трассадан чаңгыда югары тизлектә шуып төшкән  чаңгычы ир-ат чаңгычы хатын-кызга барып менгән.

Ир-атка берни булмаган, чөнки ул, барлык инвентарен җыеп, тиз-тиз генә машинасына утырып качкан. Имгәнгән чаңгычы хатынга ул ярдәм күрсәтмәгән, коткаручыларны һәм медикларны да чакыртмаган.

Бәрдерелгән хатынның аяк-куллары сынган, ул әле операцияләрдән соң дәваханәдә тернәкләнә.

Чаңгычы хатынны бәрдергән ир-атның шәхесе ачыкланган. Ул – Ырынбур өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек ир-ат, аны эзлиләр. Вакыйга шаһитларыннан полициягә мөрәҗәгать итүне сорыйлар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас