Иглин районара суды җирле ир-атка карата хөкем карары чыгарган. БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ул законсыз рәвештә иректән мәхрүм итүдә һәм үтерү белән янауда гаепле дип табылган.
Иглин авылындагы шәхси торак йортта исерек ир таныш хатынны кыйнаган да 12 сәгать чамасы дәвамында аны базда бикләп тоткан. Берничә айдан соң ул әлеге таныш хатынны очраткач, аңа үтерү белән янаган, аннары пычак белән чәнчеп, каеш белән буа башлаган.
Моңа өстәп, җинаятьче таныш булмаган бер ир-атның башына утын белән суккан, аның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.
Кылган җинаятьләре өчен җәзадан куркып, ир-ат эз суыткан. Полиция хезмәткәрләре аны биш елдан соң Екатеринбургта тоткарлаган.
Алдагы 3 ел һәм 4 ай гомерен ул каты режимлы холык төзәтү колониясендә үткәрәчәк.
Чыганак: gorobzor.ru