Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
5 март , 00:36

Тиз һәм җиңел генә акча эшләргә уйлаганнар

Эх, тормышта алай булмый шул...

Тикшерүчеләр Ставрополь краенда ике кәрәзле элемтә станциясенә ут төрткән 16 яшьлек үсмерләрне диверсиягә һөҗүм итүдә гаепләгәннәр. Бу хакта Русиянең Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

Тикшерү  версиясе буенча, җинаятьчеләрнең берсе Телеграм мессенджерында билгесез адәм белән язышкан. Ул үсмергә җиңел генә акча эшләү ысулы вәгъдә иткән һәм кәрәзле элемтә корылмаларына ут төртү буенча инструкция җибәргән. 2025 елның ноябрь аенда үсмер дусты белән бергә Староизобильная станицасында һәм Изобильное шәһәрендә ике вышканы ут төртеп яндырырга тырышкан, үзенең  гамәлләрен ул телефонга төшергән. Әмма башлаган эшләрен үсмерләр тәмамлап өлгермәгән, чөнки янгынны тиз арада сүндергәннәр. 

Ут төртүчеләрнең икесен сак астына утыртканнар. Тикшерү фикеренчә,  малайларның берсе Русиянең икенче төбәгеннән тагын бер үсмерне диверсия эшчәнлегенә җәлеп иткән.

Их, нишләп соң үсмерләр  мондый җинаятьләрнең кайчан да булса ачыкланачагын уйламый? Качып котылып булмаячак, барысын да рәшәткәле төрмә камерасы көтә...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас