Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 март , 10:04

Стәрлетамакта улы әнисен алтынчы кат тәрәзеннән ыргыткан

 60 яшьлек хатын урында һәлак була.

Стәрлетамакта улы әнисен алтынчы кат  тәрәзеннән ыргыткан
Стәрлетамакта улы әнисен алтынчы кат тәрәзеннән ыргыткан

Стәрлетамакта үтерү эше буенча тикшерү тәмамланган. 39 яшьлек ир-ат 60 яшьлек әнисен Ходайбирдин урамындагы тулай торакның алтынчы катындагы тәрәзәдән ыргытуда гаепләнә.

Фаҗига 2025 елның 30 ноябрендә була. Ул көнне улы белән әнисе бергә хәмер эчә. Ир-ат әнисеннән күптән түгел генә гаиләсеннән алынган һәм социаль учреждениегә урнаштырылган ике баласына опека рәсмиләштерергә сораган. Алар арасында  конфликт барлыкка килгән. Нәтиҗәдә ир-ат әнисен тәрәзәдән ыргыткан. Хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак була. Тикшерү җинаятьнең ниятләнгән характерын раслый торган җитәрлек дәлилләр җыйган. Ир-ат үз гаебен таныган. Эш судка тапшырылган.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/

Фото: Фото: пресс-служба / СКР по РБ

 

 

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас