Узган төндә Уфада ДАИ хезмәткәрләре яктылык фараларын кабызмыйча хәрәкәт иткән “Тойота Камри”га игътибар иткән. Соңрак иномарка руле артында 13 яшьлек үсмер булуы ачыкланган.
БР буенча Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итүенчә, үсмер качып китәргә уйлаган. Юл инспекторлары аның артыннан барганда ул каршы хәрәкәт полосасына да чыккан, юл чатларын светофорның тыелган сигналына да үтеп киткән. Пархоменко һәм Революцион урамнары киселешендә малай, идарәне югалтып, юл билгесен бәрдергән һәм көрткә барып кергән. Шул мизгелдә машинадан берничә үсмер, чыгып, як-якка йөгереп качкан. Машина руле артындагы малайны шунда тоткарлаганнар.
Үсмернең машинаны әти-әниләреннән дусларын йөртер алган. Юл-патруль хезмәте инспекторларын күргәч, ул җаваплылыктан курыккан һәм туктамаска булган.
Шунда ук малайның әнисен чакыртканнар. Автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар. Баланың законлы вәкиленә карата балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә тикшерер өчен материаллар төзелгән. Аның әти-әнисенә административ җаваплылык яный. Гаиләне профилактик исәпкә куюлары да бар.
Чыганак: gorobzor.ru