Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
3 март , 20:27

Полицейскийлар имгәтте дип алдаган

Бу хәл Дәүләкән районында булган. 

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Дәүләкән район суды 38 яшьлек хатынга карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул авыр җинаять кылуда гаепләү белән берләштерелгән  ялган доноста гаепле дип табылган.

Суд 2025 елның июнендә югарыда язган хатын-кыз тезләрендә имгәнгән һәм сыдырылган эзләр белән район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.  Документларны рәсмиләштергәндә ул әлеге имгәнүләрнең полиция хезмәткәрләре тарафыннан салынуын аңлаткан һәм соңыннан хокук саклау органнарына гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Тикшерү барышында полицейскийлар тарафыннан бернинди закон бозу очраклары да теркәлмәве ачыкланган. Дәваханәгә җәрәхәтләр белән мөрәҗәгать иткән хатын егылган булган һәм полицейскийлар имгәтте дип уйлап чыгарган.

Шулай да хатын-кыз үз гаебен танудан баш тарткан. Суд аңа гомум режимлы колониядә бер ел ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас