Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 март , 01:28

Интернет аша танышырга уйлаган

Хәзерге заманда күп кеше шулай таныша...

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

38 яшьлек ир-ат интернет челтәрендә танышу эзләгән һәм очраклы рәвештә шикле сайтка эләккән. Күрсәтелгән номер буенча уңышсыз шалтыратудан соң, әлеге ир-атка үзен ресурс администраторы дип таныштырган билгесез кеше шалтыраткан. “Администратор” хәбәр итүенчә, янәсе, сайт аның мөрәҗәгате аркасында ябылган һәм  аңа зур компенсация түләргә туры киләчәк.

Һич икеләнмичә һәм шикләнмичә ир-ат җинаятьчеләрнең таләпләрен үтәгән, күрсәтелгән счетларга якынча 38 мең сум күчергән. Ләкин шалтыратулар дәвам иткән. Бер төн эчендә мошенниклар корбанны өстәмә акча күчерергә күндерәләр, зыянның гомум суммасы 154 мең сумга кадәр җиткән.

Ахырда комсыз мошенниклар ярты миллион сум күчерүне таләп иткән. Шунда гына интернетта яшь кыз белән танышырга өметләнгән ир-ат мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас