Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 февраль , 12:37

Элекке мәктәп директоры укытучылардан акча алып яткан

Хатын мошенниклыкта гаепләнә.

Благовещен районара прокуратурасы мәгариф оешмаларының берсендә эшләгән  элекке директорга карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Директор үз хезмәт урыныннан файдаланып кылынган мошенниклыкта гаепләнә.

БР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, берничә ел дәвамында җитәкче хатын 13 хезмәткәрдән стимуллаштыручы түләүләрнең янәсе мәктәп ихтыяҗлары өчен  билгеләнгән өлешен алып яткан.

Аңа барлыгы 230 мең сумнан артык акча кертеп биргәннәр, элекке җитәкче аны үзе теләгәнчә кулланган.

Җинаять эше асылы буенча карау өчен Благовещен район судына җибәреләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас