Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
24 февраль , 14:35

Мэриядә җырлап-биеп күңел ачкан чиновникларны эштән куганнар

Шулай да була, күрәсең...

Дилә Касыймова.
Фото: Дилә Касыймова.

Ханты-Манси автономияле округының Пыть-Ях шәһәрендә  вице-мэр белән мәгариф идарәсе начальнигы Яңа ел алдыннан мэриядә  шампан шәрабы эчеп, биеп күңел ачканнар. Нәтиҗәдә вице-мэр белән түрә хатын визафаларыннан колак каккан.

Ura.ru агентлыгы язуынча, түрәләр 2025 елның 26 декабрендә шәраб эчеп, кәеф-сафа корганнар. Аңлатма язуларында чиновниклар корпоративның иртәнге сәгать дүрткә кадәр дәвам итүен күрсәткән. Салмыш начальникларга шулай ук мәдәният һәм спорт идарәсеннән коллегалары да кушылган.

Ахырда вице-мэр һәм бәйрәмнең башка катнашучылары эштән азат ителгән. Пыть-Ях хакимиятендә  бу очрак буенча тикшерү оештырылганлыгын сөйләгәннәр. Шаһитлардан сорау алганнар, идарәдә шампан шәрабы эчеп, күңел ачу мәгълүматы расланган, гаеплеләр җәзасын алган.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас