Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 февраль , 12:48

СВОда һәлак булган туганының акчасын урлаган

Акча дип намусларын җуялар!

Нефтекама шәһәр суды Краснокама районының Яңа Каенлык авыл советының элекке башлыгына карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды, элекке түрә банк счетыннан зур күләмдә акча урлауда гаепле дип табылган.

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, ир-ат  туганының СВО  зонасында үлүе турында белгән һәм аның банк картасы дубликатына ия булып,  счеттагы акчаларын урларга карар кылган.

2024 елның декабреннән 2025 елның гыйнварына кадәр ул Уфада һәм Нефтекамада счеттан 1 млн сумга якын акча салдырып алган. Акчаны үзе теләгәнчә тотынган.

Суд аны 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Моңа өстәп, ул җирле үзидарә органнарында 2 елга сайланулы вазифаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителгән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас