Бхгенге көндә якларның фикер алышулары тәмамланган, хөкем ителүченең соңгы сүзен тыңлыйсы калган.
Прокуратура мәгълүматлары буенча, дәүләт гаепләүчесе БР буенча ЮХХДИ идарәсенең районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке начальнигы Илдус Шәйбаков өчен 1 ел иректән чикләү белән 23 ел катгый режимлы холык төзәтү колониясе һәм 5 млн күләмдә штраф түләтүне сораган. Моннан тыш, “алтын гаишник”ны”полиция подполковнигы” махсус дәрәҗәсеннән, хокук саклау органнарында власть вәкиле функцияләре белән бәйле вазифа биләү хокукыннан 10 елга мәхрүм итәргә телиләр.
БР Дәүләт автоинспекциясенең элекке хезмәткәре Илдус Шәйбаков (аны республикада “алтын гаишник” дип йөртәләр) һәм аның җинаятьтәшләре РФ Җинаять кодексының берҗюлы берничә маддәсе буенча гаепләнә. Аерым алганда, хезмәт урыныннан файдаланып кылынган җинаятьчел бергәлек оештыруда һәм анда катнашуда, оешкан төркем составында вазифа биләүче затларның шактый күләмдә ришвәт алуында, ришвәт алуда һәм вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Гаепләнүчеләр эскәмиясенә Шәйбаковтан тыш аның белән бергә Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт иткән тагын җиде җинаятьтәше эләккән.
Чганак: bashinform.ru