Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
16 февраль , 21:14

Инспекторлар "Кыргыз-Миякә – Уфа" автобусын туктаткан

Автобус водителе карап торышка ук исерек булган. 

ГАИ РБ / телеграм
Фото: ГАИ РБ / телеграм

Бүген Чишмә – Аксён – Кыргыз-Миякә автомобиль юлының 77нче километрында  юл инспекторлары “Кыргыз-Миякә – Уфа” маршруты буенча хәрәкәт итән “Форд Транзит” рейс автобусын туктаткан.

БРның дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча,  салонда 8 кеше булган. 64 яшьлек водительнең документларын тикшергән вакытта аңарда исереклек билгеләре ачыкланган.

Медицина тикшерүе водительнең чыннан да исерек булуын раслаган – ул сулап чыгарган һавада 0,459 мг/л алкоголь ачыкланган.

Машина йөртүчегә карата “Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү” маддәсе буенча административ материал төзегәннәр. Аңа 45 мең сум күләмендә штраф һәм водитель таныклыгыннан мәхрүм итү яный.

Автобусны махсус тукталышка урнаштырганнар. Шулай ук вазифа биләүче һәм юридик затны “Исерек хәлдә транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итү” маддәсе буенча җаваплылыкка тарттыру мәсьәләсе хәл ителә. Штраф күләме 100 мең сумнан артып китәчәк.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас