Җинаять һәм җәза
13 Февраля , 13:01

Урта Азия мигрантының ике (!) хатынына торак сертификатлары тапшырганнар

Пенза өлкәсендә булган бу хәл...

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Пенза өлкәсендә чиновниклар ваемсызлыгы турында җинаять эше кузгатканнар. Өлкәнең Сердобск шәһәрендә  Урта Азиядән килгән мигрантның ике хатынына торакка сертификатлар тапшырганнар.

Шәһәр мэры Марина Ермакова социаль челтәрләрдә ике гаилә фатирлар алачак, дип язып чыккан. Җирле халык моңа бик котырынган, чөнки, беренчедән,  сертификат ияләре Сердобскида яши, әмма Русия гражданлыгын күптән түгел генә алганнар, үзләре Таҗикстан белән Кыргызстаннан килгәннәр; икенчедән, алар – бер ирнең дини никах нигезендә генә яшәгән ике хатыны.

Бу хәлдән соң пензалылар Сердобск шәһәре башлыгы Марина Ермакованың социаль челтәрдәге битенә хейт язып тутырганнар. Моңа түзмәгән түрә отставкага киткән. Бүген торак сертификатлары бирү факты буенча ваемсызлык турында җинаять эше кузгатылган. Тикшерү комитеты шулай ук башка гаиләләрнең шикаятьләрен дә тикшерәчәк, алар торак сертификатларына күптән чират торып та тораклы була алмадык, дип язганнар.

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас