

Мәскәүдә йөкле хатынны бер хата сәбәпле үзенең туган шәһәренә чыгарудан баш тартканнар. “Осторожно, новости!” Телеграм-каналы хәбәре буенча, Түбәнге Новгородта яшәүче хатын, ялгышып, офиста хезмәттәшенең банк картасын алган да, картадагы 11 мең сум акчаны туздырган.
28 яшьлек хатын башкалада кием җитештерү компаниясендә реклама буенча менеджер булып эшләгән. 2024 елда, аванс алгач, ул берничә мәртәбә хезмәт хакы картасы белән кибеттә һәм аптекада түләгән. Соңгы түләү терминал аша үтмәгән һәм хатын карта белән башкача кулланмаган, өч ай үтүгә ул бу эштән киткән.
2026 елның гыйнварында аны тоткарлаганнар да Северное Медведково Эчке эшләр министрлыгы бүлегенә алып киткәннәр. Анда хатынга элекке хезмәттәшеннән акча урлауда гаепләү белдерәләр. Соңрак яшь хатынның исемсез һәм бер төрле дизайнлы банк карталарын бутаганлыгы ачыкланган. Үзен аклап, ул офиста еш кына тукымалар төрле документлар белән азып-тузып ятуын сөйләгән.
Йөкле хатын элекке хезмәттәшенә салган зыянны шунда ук каплаган. Каза күргән элекке коллега, дәгъвасы булмавын белдереп, эшне туктатуны үтенгән. Әмма йөклелекнең алтынчы аендагы хатын һаман шикләнелүче статусында кала. Аның адвокаты маддәнең бу өлеше буенча якларның татулашуы каралмаган, дип аңлаткан.
Йөкле хатын декрет ялына чыгып, туып-үскән шәһәренә кайтып китәргә ниятләгән. Әмма тикшерүче аңа Мәскәүдән китүне тыйган, чөнки шикләнелүче суд карарына кадәр китмәү турында подписка астында тора.
Чыганак: lenta.ru