+13 °С
Облачно


БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, былтыр октябрьдә ул интернет аша үзе өчен наркотикка заказ ясаган. Аны Бәләбәй урманындагы яшерен урыннан барып алгач, курткасының кесәсенә яшергән. Аның хокукка каршы эшчәнлеген полиция хезмәткәрләре туктаткан.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аны 4 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ир-атны суд залында сак астына алганнар.
Чыганак: bashinform.ru