Җинаять һәм җәза
12 Февраля , 13:34

Әбекәйгә мошенниклар урлаган акчаларны кайтарачаклар

Алданудан кайчан туктарбыз икән?

Ксения Калинина.Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Уфада яшәүче 77 яшьлек пенсионер хатынга мошенниклар урлаган 400 мең сум акчаны кайтарачаклар. Прокуратурада сөйләүләренчә, 2025 елның март аенда үзләрен Эчке эшләр министрлыгы һәм Росфинмониторинг хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез адәмнәр пенсионер хатынның еллар дәвамында җыйган акчаларын урлаган.

Тикшерү күрсәтүенчә, акчалар  үзенең мәгълүматларын аферистларга тапшырган Пермьдә яшәүче 19 яшьлек кызга күчерелгән булган. Прокуратура судка законсыз алынган сумманы һәм чит акчалардан файдаланган өчен процентларны дроппердан түләтү турында дәгъва гаризасын юллаган.

Суд прокуратура таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас