Җинаять һәм җәза
11 Февраля , 03:18

Тулай торакка һөҗүм иткән малайның нәнәсе судка “Шпага” алып килгән

Соңгы арада үсмерләрнең тәртибе шаккатыра...

тг-канал / Ufa_rbтг-канал / Ufa_rb
Фото:тг-канал / Ufa_rb

Уфада чит ил студентлары яшәгән тулай торакка һөҗүм иткән оныгының аресты турындагы мәсьәлә хәл ителәсе суд утырышына картәнисе “Шпага” газ баллончигы алып килгән.

Хатын-кыз суд утырышына тыелган предмет алып килгән, гәрчә бинага кергән вакытта бу хактагы сорауга кире җавап бирсә дә. Суд приставлары хатынга карата административ хокук бозу турында протокол төзегән. Аңа 500 сум күләмдә штраф яный.

Суд аның оныгын тикшерүче үтенече буенча 7 апрельгә кадәр кулга алды. Аңа  “Үтерүгә омтылу” һәм “Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең гомеренә янау” маддәләре буенча гаепләү белдерелгән.

Үсмер гаебен таныган, кылыгына үкенгән һәм зыян күрүчеләр алдында гафу үтенгән. Үзенең якыннарына ул һөҗүм мотивын “Русия өчен  җан атуы” һәм моның өчен чит ил кешеләренә һөҗүм итәргә кирәк дип санавы белән аңлаткан. Шуңа күрә һөҗүм өчен яшүсмер Һиндстан һәм Африка студентлары яшәгән тулай торакны сайлаган.

Һөҗүм итүче NS/WP неонацистлар оешмасы тарафдары булып тора (РФда террористик дип танылган һәм тыелган). Һөҗүм вакытында ул стенага үз корбаннарының берсенең каны белән свастика билгесе төшергән. Шаһитлар сүзләренчә, яшүсмер холокост турында милли лозунглар кычкырган.

Исегезгә төшерәбез, Уфада яшәүче 15 яшьлек малай 7 февральдә медицина университеты тулай торагына һөҗүм итте, ул дүрт һинд студентын һәм ике полицейскийны яралады. 

Чыганак: lenta.ru 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас