Җинаять һәм җәза
11 Февраля , 09:03

Красноярск мәктәбендәге һөҗүмнән соң үсмерләрнең хәле ничек?

Чәчләр үрә торырлык хәл 4 февральдә теркәлде. 

Красноярскиның 153нче санлы мәктәбендә укучы кыз ут төрткәннән соң 3 үсмернең хәле авыр дип бәяләнә. Каза күргәннәрнең хәле турында Kras Mash Телеграм-каналы язган.

Укучы малайларның берсенең әнисе сөйләвенчә, аның улының аркасына тире өлешен күчереп утыртканнар. Тирене малайның аягыннан алганнар. Соңрак медиклар аның зыян күргән кулындагы тирене тергезә башлаячак. Әнисе сөйләвенчә, бала даими рәвештә авыртуны баса торган дарулар эчәргә мәҗбүр.

Шәһәрнең пешү үзәге мөдире Владимир Мацкевич  табиблар даими рәвештә дәваханәдә яткан балаларның әти-әниләре белән элемтәдә, дип белдергән. Хастаханә җитәкчелеге һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлне күзәтүне дәвам итә.

Һөҗүм оештырган кызны 3 апрельгә кадәр тикшерү изоляторына япканнар, мәктәптәге сакчы хатыннарны  исә 1,5 айга өй арестына утыртканнар.  

Красноярскиның 153нче санлы мәктәбендәге бу коточкыч хәл турында 4 февральдә билгеле булды. 14 яшьлек кыз башта бәдрәфтә унитаз капкачына ут төрткән, аннары класска кереп, сыйныфташларына бензин коеп ут  төрткән, кайберләренә чүкеч белән суккан.

Тоткарланганнан соң үсмер кыз, РФ Конституциясенең 51нче маддәсенә сылтанып, күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Дөрес булса, һөҗүмгә кадәр ул сыйныфташлары тарафыннан буллингка дучар булган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас