Җинаять һәм җәза
10 Февраля , 20:00

Бәби табу йортында 10 баланың үлем сәбәбе билгеле

Табибларга җәза бирелерме соң?

Новокузнецк бәби табу йортында үлгән 10  баланың организмнарында бактерияләр ачыклаганнар, шундый ук бактерияләр акушер стационарында да табылган.  Вазифа биләүче затларга гаепләү белдергәннәр. Аларга 7 елга кадәр төрмә срогы яный.

Тикшерү мәгълүматларына ярашлы, нәниләрнең үлеме санитар нормаларны үтәмәү  сәбәпле барлыкка килә торган дәваханә эчендәге инфекциядән булырга мөмкин. Һәлак булган сабыйларда пневмония, бронхит, менингит һәм башка авыр чирләр тудыручы бактерияне ачыклаганнар. Акушер стационарында алган пробаларда да шундый ук бактерияләр табылган. Ә бәби табу йортына килгәнче балаларын югалткан йөкле хатыннар сәламәт булган.

Хастаханәнең баш табибы Виталий Херасков саксызлык аркасында 10 кешенең үлеменә китергән ваемсызлыкта гаепләнә. Аңа медицина эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән 7 елга кадәр төрмә срогы яный. Әле аңа карата өй аресты билгеләнгән.  Яңа  һәм җитлекмичә туган балалар реанимациясе һәм интенсив терапиясе бүлеге Алексей Эмихка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Тикшерү мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта аңа аерым гамәлләр тыелган.

Әлеге вакытта яңа туган балаларга бирелгән сөт катнашмасы сыйфаты тикшерелә. Аның составында зарарлы матдәләр булу-булмау ачыклана.  

Моңа кадәр мәгълүмат чаралары Новокузнецк бәби табу йортында еш кына шәфкать туташлары урынына санитаркалар эшләгән, ә бәби тапкан хатыннар антисанитариягә һәм персонал тарафыннан тупас мөнәсәбәткә зарланган дип язды. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас