Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
9 февраль , 17:34

Инвестицияләрдә 137 мең сум эшләгәч, сөенгән

Межгорьедагы яшь хатынның тарихы турында.

Инвестицияләрдә 137 мең сум эшләгәч, сөенгән
Инвестицияләрдә 137 мең сум эшләгәч, сөенгән

Межгорье полициясенә 29 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Каза күргән хатын эре күләмдәге мошенниклык нәтиҗәсендә 18,5 млн сум акчасын югалткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, былтыр сентябрьдә мессенджерда хатынга  үзләрен “финанс белгечләр” дип таныштырган  билгесез адәмнәр мөрәҗәгать иткән. Аралашу барышында алар югары керемле инвестицияләр турында сөйләп кызыктырган да, бу өлкәдә акча эшләргә өйрәтергә тәкъдим иткән.

Арытаба бу хатынны компания җитәкчесе белән таныштырганнар, аннары – шәхси трейдеры белән. Аларның инструкцияләре буенча хатын махсус кушымта йөкләгән, курс үтеп, счетын тулыландыра башлаган. Башта каза күргән бу хатын 19 мең сум акчасын салган һәм платформаның янәсе дә эшләвенә инангач, эре суммалар белән эш итә башлаган. Бу хәлдән соң аның шәхси трейдеры җитди керем өчен зур акчалар кирәк дип күндерә башлаган.

Аферистлар корбаны, аңа ышанып, 2,5 млн кредит алып, “инвестицион исәп”кә күчергән, параллель рәвештә ул кушымта кеременең артуын үзәтеп барган. Берникадәр вакыттан соң 137 мең сум күләмдә керем алгач, ялган белгечләр аны өстәмә суммалар салырга күндергән. Акчалары булмау сәбәпле, ул танышларыннан 16 млн сумга якын акча алып торган, шуларның 12,5 млн сумын ул “Уфа” аэропортында  “брокер”ларга тапшырган.

Мошенниклык очрагы инвестиция счетыннан янә акчалар алырга теләгәндә ачыкланган. Бу юлы аферистлар  шәхси кабинетка керү мөмкинлеген калдырган, әмма элегрәк салынган акчаларны алу өчен өстәмә акча салуны сораганнар. Шул вакытта гына 29 яшьлек хатын алдангагын аңлаган. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас