Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 февраль , 17:51

Уфада 15 яшьлек үсмер студентлар тулай торагына һөҗүм иткән

6 кеше яраланган.

Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото: Mash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Уфаның Репин урамында урнашкан медицина университетының 6нчы санлы тулай торагына пычак белән коралланган ир-ат һөҗүм иткән.

Пычак белән һөҗүм иткән кеше 4 студентны һәм полицейскийны яралаган. Котырынган ир-атны тоткарлаганнар.

Яраланганнарга медицина ярдәме күрсәтелгән. 

Бу тулай торакта чит ил студентлары яши.

Җәрәхәтләнүчеләр арасында бер үсмер дә бар. Барлыгы 6 кеше каза күргән.

SHOT Телеграм-каналы язуынча, 3 кешене 10нчы санлы хастаханәгә озатканнар, икесе - авыр хәлдә, берсенең хәле уртача дип бәяләнә. Уртача авырлыктагы хәлле тагын ике авыруны 18нче санлы хастаханәгә алып киткәннәр. Үсмер - 17нче санлы балалар дәваханәсендә. Аның хәле шулай ук уртача авырлыкта дип хәбәр ителә.

P.S. Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерү омтылышы һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итү буенча җинаять эше кузгатылган.

Кулга алган вакытта һөҗүмче ике полиция хезмәткәрен һәм үзен яралаган. Һөҗүм сәбәбе ачыклана.

Яраланганнар турында: 17 яшьлек малай муен һәм кул җәрәхәтләре алган. Тагын берсенең күзләре химик пешү алган, бу һөҗүмче шартлаткан петардадан булса кирәк. Калган яраланучылар корсак һәм арка җәрәхәтләре алган, ә берсенең ирене киселгән. Тулай торак сакчысының боты һәм  теш казнасы яраланган.

Чыганак: Маsh Телеграм-каналы. 




Автор: Альфия Шакирьянова
Читайте нас