Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
7 февраль , 01:00

Үлгән кешеләрнең органнарын сату бизнесы ачыкланган

Тәүбә әстәгъфирулла!

SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото: SHOT Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Санкт-Петербургта үлгән кешеләрнең органнарын сату схемасы ачыкланган. Александровская хастаханәсенең баш патологоанатомы кара базарда сату өчен мәетләрне хирургия, косметология һәм стоматология өлкәсендәге компанияләргә ташыган.

Хастаханәнең патологоанатомия бүлеге мөдире һәм гәүдә өлешләрен сатып алган компания җитәкчесе кулга алынган. Биоматериаллар тәҗрибә үрнәкләре буларак кулланылган. Туганнары булмаган үлгән кешеләрнең гәүдәләре сатылган. Әгәр мәрхүмнең туганнары булса, гәүдә алыштырылган.

"Вәкаләттән явызларча файдалану", "Ришвәт алу" һәм "Ришвәт бирү" маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Органнар сату бизнесын оештыручылар -  Санкт-Петербург бизнесмены Станислав Маслов һәм Александровская хастаханәсе патологоанатомы Андрей Кавецкий.

Патологоанатомия бүлеге мөдире Кавецкий җинаятьтәше Масловка органнарны һәм тукымаларны алу һәм аннан соң сату өчен беркем дә килеп алмаган гәүдәләрне биргән. Күпчелек очракта корбаннар гаилә әгъзалары булмаган кешеләр булган. Табиб даими рәвештә ким дигәндә ярты миллион сум ришвәт алган. Санкт-Петербург эшкуары Маслов, үз компаниясендә табибларны әзерләү өчен биоматериаллар алган, дип фаразлана. Ул органнар АКШтан законлы рәвештә, тиешле документлар белән импортланган дип белдергән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

Автор: Альфия Шакирьянова
Читайте нас