Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 февраль , 01:20

Судья Кара диңгез буеннан хөкем итеп яткан

Әмма тапкыр хатынны коллегасы "саткан". 

Тамбовта яшәүче судья  хатын Кара диңгез ярында шезлонгта ятып хөкем карарлары чыгарган.

Сүз 2021 елгы хәлләр турында бара. Алар турында яңарак кына билгеле булган. 15 ел судья стажыны ия Елена ноябрьдә отпуск алган һәм коллегаларына ялын туган Тамбовында үткәрәчәген әйткән. Әмма үзе Сочидагы “Светлана” санаториена киткән. Аннан Елена видеоэлемтә аша сәркатибенә шалтыраткан һәм гражданлык эшләрен карау буенча күрсәтмәләр биреп яткан.

Ике атна дәвам иткән отпускысы вакытында Елена  мирас бәхәсләре, бурычлар түләтү, муниципаль милек, ир белән хатынның мөлкәтен бүлү, торакны приватизацияләү буенча 10 суд акты чыгарып өлгергән. Бермәлне видеошалтырату вакытында дөреслек ачыкланган: коллегалары Еленаны диңгез янында күргән. Тикшерү башланган. Еленаның барлык карарлары гадел түгел дип гамәлдән чыгарылган. Аңа дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас