Питерда педофил Пётр Жилкин 9 яшьлек Пашаны урлап, үтереп, гәүдәсен суга батыргач, свиданиега ашыккан. Икенче көнне ул мессенджерда язышканда сөйгәненә аны полиция эзләвен һәм аңардан Пётр турында сораган хәлдә “бергә булдык” дип раславын үтенгән.
Сөйгәне белән төн үткәргәннән соң Жилкин качу ягын караган. Юл буена ул хатынга хәбәрләр язган, полицейскийлар килмәдеме дип сораган, ә үтергән малайны “теләнче” дип атаган. Федераль эзләүдә булуын да яшермәгән ул. Маньяк шаярткалаган да, төн уздырган хатынның “көтәм” дигән хәбәренә ул аерылышулары 15 елга сузылачак, дип җаваплаган. Хәер, срок белән бераз ялгышкан шул, аңа гомерлеккә иректән мәхрүм итү яный.
38 яшьлек Пётр Жилкин сәүдә үзәге янындагы парковкада балаларны күзләп йөргән һәм аларга акчага җенси мөнәсәбәтләргә керергә тәкъдим иткән. 9 яшьлек Пашаны да шунда күргән ул. Жилкин сөйләвенчә, машина салонында бала белән аның арасында талаш чыккан. Ир-ат баланы башына бер сугуда вәхшиләрчә үтергән дә, аяк-кулларын скотч белән бәйләп, Большое Забородье авылы янындагы сулыкка гәүдәсен торбага бәйләп батырган. Жилкинны Псков өлкәсендә трассада куып тотып, кулга алганнар. Үтерүче янәсе, бала аны шантажлаган һәм педофилия турында беркем дә сөйләмәячәге өчен ярты миллион сум акча таләп иткән, дип сөйләгән. Имеш, үтерү сәбәбе дә шул. Ерткыч ир-атның компьютеры, флешкасы һәм телефонында балалар порнографиясен тапканнар. Жилкинны 31 мартка кадәр кулга алганнар.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.