+16 °С
Облачно


Ырынбур өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә балалар бакчасына пычак белән коралланган ир-ат һөҗүм иткән. Аны 42 яшьлек тәрбияче Лия Галиева туктаткан. Лия Галиевага ярдәмгә килгән башка тәрбиячеләр ир-атны подвалга ябып куйган һәм полиция килгәнче чыгармаган.
Һөҗүм итүче – 25 яшьлек ир-ат. Бик нык исерек ир полицейскийларга үзенең гамәлләрен аңлатырлык хәлдә булмаган. Аңардан әле сорау алалмыйлар.
Тәрбияченең куллары киселгән, әмма аның гомеренә берни янамый. Балалар каза күрмәгән.
Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.