Уфада ашыгыч медицина ярдәме машинасы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, 30 гыйнвар көнне төнге сәгать берләр тирәсендә 69 яшьлек водитель, ашыгыч ярдәм машинасы белән идарә итеп, Гвардейская урамы буйлап Касимовская урамына табан барганда уңда торган ярымприцепка барып менгән.
Авария урынына кичекмәстән дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре килгән. Тикшерү барышында ашыгыч ярдәм водителеннән кискен алкоголь исе килгән. Инспекторлар аңа медицина тикшерүе үтәргә киңәш биргән. Тикшерү нәтиҗәсе сулаган һаваның литрына 0,423 мг/л күрсәткән, машина йөртүче нәтиҗәләр белән килешмәгән.
Авария нәтиҗәсендә ашыгч ярдәм водителе һәм пассажирлары төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru