Җинаять һәм җәза
4 Февраля , 07:11

Суд приставларыннан туңдыргычка кереп качкан

Балаларын карамас өчен хәсрәт-аналар нәрсә генә эшләми...

БР буенча Суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча Суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Эшләре шундый булгач, суд приставлары еш кына бурычлыларны төрле урыннардан таба: подваллар, базлар һәм хәтта кровать асларыннан. Чираттагы алиментчы үзенең тапкырлыгы белән суд приставларын шаккатырган.

Республика суд приставлары хезмәтендә хәбәр итүләренчә, балигъ булмаган балаларны карау ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннән соң ата кеше җилкәсенә төшкән. Күп балалы ана, гаиләсен ташлап, үзе өчен яши башлый. Хатын-кыз озак вакыт башкарма документ таләпләрен үтәмәве аркасында суд приставларының игътибар үзәгенә эләккән. Аны алимент түләргә мәҗбүр итәләр, ләкин ул суд карарын игътибарсыз калдыра: бурыч суммасы 500 мең сумга якынлаша.

Балакатай районында яшәүче 38 яшьлек хатын-кызны үз балаларына битарафлыгы өчен җинаять җаваплылыгына тарттырган булганнар инде. Хәсрәт-ана берничә ай колония-поселениедә булып кайткан, әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамаган. Аңа карата яңадан җинаять эше кузгатканнар. Күп балалы ананы сорау алырга чакырганнар, ләкин ул килмәгән. Шуннан соң приставлар бурычлы хатын янына үзләре барган.

Күрсәтелгән адрес буенча хатын өйдә булмаган. Сөяркәсе хатынның  өйдә булмавын әйткән һәм приставларны күптән инде ялгызы яшим дип ышандырган.  Тик хатынның “юкка чыгу” тарихы ялган булып чыккан. Бурычлы хәсрәт-ананың күршеләре аны күптән түгел үз йорты ихатасында күрүләрен әйткән. Өйнең һәр почмагын карап чыгып та, аны тапмаган приставлар китмәкче булган, әмма аларның игътибарын аш-су бүлмәсендә торган туңдыргыч җәлеп иткән, ачып карасалар – хатын шунда кереп качкан.

Аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. Шушы көннәрдә суд күп балалы ананың язмышын хәл итәргә тиеш. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас