

Соңгы арада сводкаларда еш кына сатып алынган водитель таныклыклары турында хәбәр итәләр. Яшьләр интернетта бу документны 20-80 мең сумга сатып ала.
Республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов йомгаклау матбугат конференциясендә белдерүенчә, чыннан да яшьләр “права” алыр өчен имтихан тапшырырга килә, әмма кайчак аларга белем һәм укырга теләк җитми, ул вакытта алар законсыз ысулларга мөрәҗәгать итә.
“Закон буенча тапшыра алмыйлар, чөнки я белемнәре җитми, я уку, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү теләге юк. Безнең хезмәткәрләр ялган “права”ларны махсус система ярдәмендә ачыклый. Ул кадәр күүп тә ачыкламыйбыз инде. Көн саен түгел, атна саен да түгел әле, әмма булгалый. Хокук бозучыны полиция бүлегенә алып киләләр6 тикшерү үткәрелә яисә җинаять составына бәйле буларак җинаять эше кузгатыла”, – дип аңлатты Владимир Севастьянов.
Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе ассызыклаганча, бу юнәлештә эш планлы алып барыла, ялган водитель таныклыклары мәсьәләсе ведомство контролендә тора.
Чыганак: lenta.ru