Воронеж өлкәсендә яшәүче ир-атка машинасында җыр тыңлаганы өчен штраф салганнар. Административ хокук бозу очрагы эшен карау нәтиҗәләре турында Нововоронеж шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткән.
Гыйнвар ахырында русияле ир-ат, машинасында Верка Сердючка псевдонимы астында чыгыш ясаган Украина башкаручысы Андрей Данилко җырын тыңлаган. Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, сүз ниндидер “Еще не вмерла Украина” җыры турында бара. Чынында исә бу “Гуляночка” җыры булса кирәк, анда Украинаның дәүләт гимнына ишарә ясаган шундый юллар бар.
Судта ир-ат “РФ Кораллы көчләрен Русия Федерациясе һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклау, Украинаны “демилитаризацияләү" һәм "денацификацияләү" кысаларында халыкара тынычлык һәм хәвефсезлекне саклау максатларында куллануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәл” башкарган дип белдергәннәр. Шул ук вакытта “демилитаризация” һәм “денацификация” сүзләре аңлашылмаган сәбәпләр аркасында куштырнакларга алынган.
Ир-атны Русия Кораллы көчләрен дискредитацияләү өчен җаваплылык каралган хокук бозуда гаепле дип таныганнар һәм 50 мең сум күләмдә штраф билгеләгәннәр.
Соңгы 3-4 елда күп нәрсә үзгәрде. Моны инде барыбызга да күптән аңларга һәм танырга вакыт...
Чыганак: lenta.ru