Русия Тикшерү комитетының транспорттагы Үзәк төбәкара тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, гаепләнүчеләр 27 гыйнвар кичендә Яңавыл тимер юл станциясендә булганда 15 мең сум өчен поездлар хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүче тимер юл җиһазына ут төрткән.
"Вакыйга турында полициягә транспорт оешмасы хезмәткәре хәбәр итте: „Яңавыл — Рабак“ аралыгында тимер юлчылар реле шкафын вату һәм яндыру эзләрен таптылар. Полиция хезмәткәрләре зарарланган шкафны һәм аның янындагы территорияне тикшергәндә эрегән эзләре булган кабельләр, предохранительләр һәм зажигалкалар тапкан", – дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Ут төртүчеләр РФ мәнфәгатьләренә каршы эш итүче интернет-вербовкалаучыларның заказын үтәгәннәр. Фигурантларны хокук саклау органнары хезмәткәрләре оператив тоткарлаган, гаепләнүчеләр вәгъдә ителгән акчаларны алмаган.
Җинаятьнең барлык шартларын ачыклау өчен тикшерү эшләре һәм оператив чаралар үткәрелә. Тентүләр, сорау алулар үткәрелгән, берничә экспертиза билгеләнгән. Гаепләнүчеләрне сак астына алганнар. Мәктәптә укучы үсмерләргә - 15 яшь.
Чыганак: bashinform.ru