Җинаять һәм җәза
3 Февраля , 06:40

Уфада укучы малай гимназиягә травмат белән һөҗүм иткән

Кая бара бу дөнья? 

Тугызынчы сыйныф укучысы травматик корал белән Уфадагы 16 нчы гимназиягә һөҗүм иткән. Укучылар сүзләренчә, аларны сыйныфларда япканнар. Һөҗүм итүчене Росгвардия тоткарлаган инде. 

 БР Хөкүмәтенең Беренче вице-премьеры Урал Кильсенбаев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итүенчә, зыян күрүчеләр юк. Булган хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Урында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли.

Мәктәп укучыларының ата-аналарына балаларын килеп алуны сорап хәбәр җибәргәннәр.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Уфадагы мәктәпкә һөҗүм иткән малай – 9нчы “Г” сыйныф укучысы Вадим. Һөҗүм өчен ул махсус нәкъ уку тревогасы көнен сайлаган. Һөҗүме алдыннан ул социаль челтәрләрдә корал тотып төшкән фотосурәтен бастырган.

Укучылар сөйләвенчә, башта алар нәрсә булганын аңламаган һәм ату тавышын уку тревогасы белән бәйле дип уйлаган.

Укучының һөҗүм сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас