Җинаять һәм җәза
2 Февраля , 20:43

Машинасына утыртып алып киткән малайны үтереп, гәүдәсен суга батырган

30 гыйнвар көнне Санкт-Петербургта 9 яшьлек малай югалды. 

 Паша Тифитулин тау шуам дип чыгып киткән дә, кире әйләнеп кайтмаган.

Күзәтү камералары баланың ак машинадагы ир-ат белән аралашуын күргән. Ул малайга бургер сатып алып биргән, соңыннан малай аның машинасына утырган.

Кайсыбер Телеграм-каналлар әлеге ир-атның  янәсе парковкада “дежур” торуын һәм акчага балаларга машинада йөреп килергә тәкъдим иткән дип язып чыккан. Югалган бала парковкадагы машиналарның фара һәм козгеләрен юып, бераз акча эшләп, бу тәкъдимгә, бәлки, ризалашкандыр.

Күп тә үтми баланы урлауда шикләнелгән ир-атны Псков өлкәсе трассасында куып басып, тоткарлаулары турында билгеле булды. Ул – Санкт-Петербург янында урнашкан Ялгель авылында яшәүче 38 яшьлек Петр Жилкин. Версияләрнең берсе буенча, ул Прибалтикага качарга җыенган.

Петр Жилкин малайны үтереп, гәүдәсен сулыкта батыруын сөйләп биргән. Павелны урлап качканнан соң, Жилкин  бала аның турында полицейскийларга сөйләр дип курыккан һәм җинаяте эзләрен вәхшиләрчә юк иткән. Жилкинның ноутбугында, телефонында һәм флешкаларында күп күләмдә балалар порнографиясе табылган. Әйткәндәй, ир-ат моңа кадәр караклык өчен хөкем ителгән булган, ул кайчандыр машина һәм ноутбук урлаган.

Бала үтерүчесенең сөяркәсе сүзләренчә, ул Жилкинның балалар порнографиясе белән мавыгуын белгән.

Сорау алуда сөйләвенчә,   бала аны янәсе дә шантажлаган һәм нәкъ шантаж үтерү сәбәбе булган да инде. Ир-ат сүзләренә караганда, бала үзенә карата булган кызыксынуны аңлаган һәм шантажлап, 500 мең сум акча таләп иткән. Жилкин аңлатуынча, ул баланы акча таптырмасын өчен  үтергән. Үтереп, гәүдәсен суга батыргач, Жилкин качмакчы булган, әмма полицейскийлар аны тоткарлаган.

P.S. Волонтерлар төнлә Большое Забородье авылы белән янәшәдәге сулыкта Павелның гәүдәсен тапкан. Малайның кул-аяклары скотч белән бәйләп куелган булган.

Сорау алганда Петр Жилкин бала белән акчага интим гамәлләр кылырга тәкъдим итүен сөйләгән. Паша баш тарткан һәм акча бирсәң, бу хакта беркемгә дә сөйләмим дигән.

Үтерүчегә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас