Җинаять һәм җәза
2 Февраля , 05:58

Акчаларны өйдән килеп алган

Уфада яшәүче 18 яшьлек егет өлкән яшьтәге хатын-кызларны алдап йөргән.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрнең өлкән яшьтәге хатын-кызларына карата мошенниклык гамәлләре сериясендә шикләнелүче 18 яшьлек уфалыны тоткарлаган.

Җинаятьчеләрнең тәүге корбаны  86 яшьлек пенсионер хатын булган. Аңа билгесез адәмнәр шалтыраткан да, үзләрен полиция һәм банк хезмәткәрләре дип таныштырган. Алар җыйган акчаларыңны таларга җыеналар дип ялганлап,  әбекәйне акчаларын курьерга биреп җибәрергә күндергән. Нәтиҗәдә пенсионер хатын 250 мең сум акчасыннан колак каккан. Мошенниклык корбаны булуын аңлагач, ул полициягә мөрәҗәгать иткән.

Берничә көннән соң шундый ук “сценарий” буенча 70 яшьлек хатынны 160 мең сум акчасыннан мәхрүм иткәннәр.

Полицейскийлар, тиз арада  шикләнелүчене ачыклап, тоткарлаган. Ул курьер ролен башкаручы 18 яшьлек  Уфа егете булып чыккан. Ул әбекәйләргә шәхсән үзе килеп, аларның кулакчаларын алып киткән, аннары суммаларның бер өлешен үзенә калдырып, әшнәләренә күчергән.

Мошенниклык очраклары буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шикләнелүче әлеге вакытта сак астында. Аңардан 40 мең сум акча тартып алганнар, дип хәбәр иттеләр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас