Петербургта яшәүче ир-ат авариядән соң ашаган попугай азыгыннан соң “права”сыз калган. Сәбәбе – кетердәп торган попугай азыгында киндераш орлыклары бар.
Авария урынына килгән юл-патруль инспекторлары Сергейның аекмы, юкмы икәнлеген тикшергән – тест уңай нәтиҗә күрсәткән. Әмма ул үзенең гаебен танымаган һәм попугае Рико өчен сатып алган тәмлекәчләргә зарланган. Сергей, юл инспекторларын 16 сәгать көтеп, күшеккән һәм ачыккач, попугае өчен алган азыкны ашаган.
Әмма суд бу версиягә ышанмаган – Сергейны бер елдан артык вакытка водитель таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр һәм 45 мең сум күләмдә штраф салганнар.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.