Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
26 гыйнвар , 11:20

Элекке сөяркәсе артыннан күзәтү оештырган

Мөнәсәбәтләре тәмамланганын кичерә алмаган 54 яшьлек хатынны суд көтә.

Ксения Калинина.
Фото: Ксения Калинина.

БР прокуратурасында хәбәр итүләренчә,  тикшерү версиясе буенча, 2024 елның августыннан алып 2025 елның февраленә кадәр Уфада яшәүче хатын-кыз объектның кайда йөрүен күзәтер өчен интернет аша GPS-трекер сатып алган. Әлеге GPS-трекерны ул элекке сөяркәсенең машинасына аның рөхсәтеннән башка урнаштырган.

Моннан тыш, гаепләнүче хатын, элекке сөяркәсенең телефонын кулына төшереп, 2024 елның июленнән сентябренә кадәр көнчелеге аркасында уртак танышларына әлеге ир-атның икенче хатын-кыз белән язышуларын  җибәргән.

Элекке мәхәббәтен оныта алмаган хатын үз гаебен танымаган. Җинаять эше асылы буенча карау өчен Совет район судына җибәрелгән.

Мөнәсәбәтләр тәмамланганын кичерә белергә кирәк инде. Түбәнчелеккә төшеп, ир-атны эзәрлекләп йөрү бер дә килешми...

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас