Бар да билгесез номердан шалтыратудан башланган. Трубканы алгач, пенсионер хатын үзен тикшерүче дип таныштырган ир-ат тавышын ишеткән. Ул мошенниклар аның акчаларына хуҗа булырга тели һәм моның өчен аларны банкомат аша салдырып алырга кирәклеген әйтә. Акчаларын салдырып алырга уйлаган хатынның картасын блоклаганнар.
Икенче көнне ялган тикшерүче бу хәл белән кызыксынган, ә хатын исә, банкка барып кайтканнан соң, картаны блоктан алмауларын хәбәр иткән. Ул очракта мошенник хатыннан өйдә акчалары бармы дип кызыксынган. Уңай җавап биргәч, ул 800 мең сумнан артык акчасын аферистлар испләренә күчергән.
Арытаба мошенниклар пенсионер хатынны Уфага барырга күндергән, чөнки Благовещенскида ул акча салдырып ала алмаган. Билгесез адәмнәр аңа такси чакырткан һәм юлда барганда даими элемтәдә булганнар. Водитель Владислав Кузнецов пассажир хатынның телефоннан сөйләшкәнен ишеткән һәм аның мошенниклар йогынтысы астында булуын аңлаган. Ул бу хакта полицейскийларга хәбәр итәргә уйлаган, юл-патруль хезмәте инспекторлары янына барып туктаган. Хокук сакчылары аларны тиз арада полиция бүлегенә кадәр озатканнар. Пенсионер хатын озак кына водительгә һәм полиция хезмәткәрләренә ышанмыйча торган.
Шулай итеп такси водителе Валдислав Кузнецов уяулыгы пенсионер хатынны калган акчаларын саклап калырга ярдәм иткән.
Якын арада Владислав Валерьевич Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсенә мошенниклыкны булдырмауда ярдәм иткән өчен бүләкләү өчен чакырылачак, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Чыганак: bashinform.ru