Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 гыйнвар , 09:30

Прокуратура СВОда һәлак булган хәрбинең кызына акчаларын кайтарган

Кызны законлы мирасыннан туган тиешле апасы мәхрүм иткән.  

Ксения Калинина.
Фото: Ксения Калинина.

БР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, Салаватта яшәүче 17 яшьлек кыз 2023 елның көзендә СВОда һәлак булган әтисенең бердәнбер варисы булып калган.

Мирас эше ачылуга карамастан, мәрхүмнең апасы аның банк исәбенә җыелган акчаларын үзаллы тотынган, ул ярты миллион сум акчаны туганнары исәпләренә күчергән.

Прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң, суд хатынны үзләштергән акчаларны законлы варисына кайтарырга мәҗбүр иткән. Бу карар – прокуратура контролендә.

Акча дигәндә кеше намусын югалта шул, ай-һай. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас