Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
20 гыйнвар , 22:32

Исерек машина йөртүче ике бала белән ананы бәрдергән

Алар җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган.

стоп-кадр видео / ГАИ РБ
Фото: стоп-кадр видео / ГАИ РБ

Авария Күмертау шәһәренең Пушкин урамында теркәлгән. ВАЗ-2110 йөртүчесе җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган ике бәләкәй бала иярткән хатын өстенә барып менгән. Машина зур тизлектә хәрәкәт иткән һәм  башта чанада утырган баланы бәрдергән, аннары – янәшәдә китеп барган кыз баланы.

Водитель авария урыныннан качкан. Авариядә балалар җәрәхәтләнгән, бер кыз баланы күпсанлы имгәнүләр белән хастаханәгә илткәннәр.

Авария урынын тикшергәндә полицейскийлар автомобиль бамперын тапканнар, күп тә үтми ерак түгел генә автомобильнең үзен тапканнар. Машина хуҗасы 23 яшьлек исерек ир-ат булып чыккан. Башта ул үзенең авариягә катнашлыгын кире каккан, ләкин соңрак үз гаебен таныган.

Хәзер хокук бозучыга каршы ике административ эш кузгатылган, берсе медицина тикшерүеннән баш тартканы өчен, икенчесе юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткәне өчен. Суд машина йөртүчегә 14 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләгән.

Моннан тыш, полиция булган хәлләрне тикшерә һәм балаларга китерелгән җәрәхәтләрнең авырлыгын билгели. Барлык процедуралар тәмамланганнан соң машина йөртүчегә карата йомгаклау карары чыгарылачак.

Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү машина йөртүченең үзе өчен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә хәвеф тудыра, дип искә төшерәләр Дәүләт автоинспекциясендә. Әгәр сез аек булмаган водитель турында мәгълүматка ия икән,  бу хакта @GIBDDRB_02bot чат-ботына языгыз яисә 8(347)-279-32-92  номеры   буенча 02 (мобиль телефоннан 102) шалтыратыгыз. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас