Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
19 гыйнвар , 09:45
1

Оятсыз пенсионерлар күбәеп китте түгелме?

Күпме гаилә бәлагә тарыды...

Ясалма фәһем.
Фото: Ясалма фәһем.

Мәскәүдә яшәүче пенсионер Долина схемасы буенча ялганлавын сөйләп биргән, тик барыбер суд аша  Тушино районында 9 миллион сумга саткан фатирын кайтарткан. Хәзер 90 яшьлек карт янә үзенең ике бүлмәле фатирында яшәячәк, әмма бу хәлнең бер “әтнәкәсе” бар, ул торак өчен акчаларны кайтарырга тиеш.

Фатирын саткан көнне пенсионер түләүле суд-психиатрия экспертизасы үткән – аны тулысынча аек акылда дип таныганнар. Килешүне рәсмиләштергәннәр, барын да кагыйдә буенча эшләгәннәр, 49 кв м фатир яңа хуҗаларга күчкән.

Югары судның яңа позициясе барлыкка килгәч, карт  кире уйлаган. 19 декабрьдә ул, килешү вакытында үз гамәлләрен аңламавын белдереп,  судка төгәлләштерелгән дәгъва тапшырган. РФ Гражданлык кодексының 177 маддәсенә сылтанган.

Суд утырышларында ир-ат схемага алдан әзерләнүен: җавапларны репетицияләвен, экспертларның зиһеннәрен чуалтуын, сатып алучыларны ышандырыр өчен поездга билет алуын (имеш, улы янына Минскига яшәргә китәчәк) һәм бернинди судларны да планлаштырмавын сөйләп биргән. Әмма шуларга карамастан, 16 гыйнвар көнне суд аңа фатирын кайтарган. Ә торакның элекке хуҗалары – Котковлар гаиләсенә – фатир бәясен кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Әмма картның акчалары юк...

Хәзер Котковлар мошенниклык турында гариза әзерли. Алар сатучының турыдан-туры барын да сөйләп бирүенә ишарә итәләр һәм яңа суд практикасы теләсә нинди, хәтта законлы килешүне дә лотереягә әйләндерә (фатирны тартып алып, акчаларны кире кайтармаска мөмкиннәр) дип куркалар.

Куркыныч хәлләр инде бу... Оятсыз кешеләр аркасында көннәрдән-беркөнне акчасыз урамда торып калган гаилә нишләргә тиеш...

Чыганак: Mash Телеграм-каналы. 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас