Благовещен районында ДАИ хезмәткәрләре ялган водитель таныклыгына ия машина йөртүчене тоткарлаган.
БР дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, бу хәл Уфа-Яңавыл юлының 61нче километрында теркәлгән. Инспекторлар “Дэу Матиз” машинасын туктаткан, руль артында 24 яьлек ир-ат булган.
Тикшерү аның “права”сы ялган икәнлеген раслаган. Идентификацион номер буенча документ башка кешенеке булып чыккан. Баксаң, яшь ир-ат бөтенләй водитель таныклыгы алмаган, өч ел элек ул таныш-белешләре аша аны 85 мең сумга сатып алган. Карап торышка “права” чын кебек булган, шуңа законлы дип уйлап, ир-ат өч ел дәвамында документтан кулланган. Моннан тыш, машинаның дәүләт номерлары да ялган булып чыккан.
Яшь иргә карата идарә итү хокукы булмаган йөртүче тарафыннан транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, шулай ук алдан ук ялган теркәү билгесе булган транспорт белән идарә иткән өчен административ материал төзегәннәр. Автомобильне штрафстоянкага урнаштырганнар. Ир-атны җирле полиция бүлегенә алга таба тикшерү өчен китергәннәр. “Ялган документлар ясау яки ялган документлар әйләнеше” маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Чыганак: bashinform.ru