Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 гыйнвар , 21:16
1

Ике минут эчендә кибеттән 51 айфон урлаган

Менә сиңа мә!

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Мәскәүдә  билгесез адәм техника кибетен талап чыккан. Бу хакта Baza Телеграм-каналы хәбәр итә.

Узган төндә Квесисская урамында урнашкан техника кибете янында 10 минутлап маска кигән ир-ат тирәләп йөргән. Кибеткә керер өчен ул башта ишекнең биген ватмакчы булган, әмма бераздан ул пыяла ишекне тибеп ваткан.

Талау ике минут дәвам иткән. Бу вакыт эчендә карак кибеттән  51 айфон (гомум бәясе 4 миллионнан артык) алып чыккан. Салон хуҗасы бу хакта белгәч, полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлегә полиция каракның эзенә  төшмәгән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас